tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роберт Миңнуллин: “Хатын-кызларга бер генә дә һәйкәл куелмаган, ә бит һәйкәлгә лаек затларыбыз күп”
Роберт Миңнуллин: “Хатын-кызларга бер генә дә һәйкәл куелмаган, ә бит һәйкәлгә лаек затларыбыз күп”

Роберт Миңнуллин: “Хатын-кызларга бер генә дә һәйкәл куелмаган, ә бит һәйкәлгә лаек затларыбыз күп”

16 май көннең икенче яртысында Татарстан Фәннәр академиясе бинасында III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының II пленар утырышы булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә торган чарада, форум делегатларыннан тыш,ТР парламенты Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннуров һ.б. катнашты.

Утырышта бик күптөрле темаларга чыгышлар булды. Финляндиянең Хельсинки шәһәре дәүләт радиокомпаниясенең режиссер ассистенты Фирания Али: “Хатын-кыз, беренче чиратта,гаиләсен карарга, балаларын тәрбияләргә тиеш. Балаларың туры юлдан тайпылмаячагына ышангач кына, хатын-кыз җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә ала. Ә телне саклап калу өчен өйдә ана телендә сөйләшергә кирәк. Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә әти-әниләр балаларына, гаиләдә татарча гына сөйләшегез, дип кисәтеп тора”, – диде.

Ул шулай ук Финляндиядә яшәүче татар балалары өчен дин сәгате һәм татар теле дәресләре укытылуы, татарлар белән очрашулар уздырылуы хакында сөйләде. Катнаш никахлар хакында да һәм элек татар милләтеннән булган кешеләргә финнар белән никахка керергә ярамаганын, әмма хәзер Финляндиядә дә катнаш никах проблемасы булуын ассызыклады. Ул шулай ук: “Тел бары дин көчле булганда гына саклана. Динне сакларга һәм тотарга кирәк”, – дигән фикерен җиткерде.

Карелия Республикасы “Чулпан” татар мәдәният оешмасы рәисе Фәридә Фадеева әлеге республикада 2 меңләп татар яшәвен әйтте һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациянең Карелиядә баруы шушы республикадагы татарларның берләшүенә һәм татарлар хәрәкәтенең активлашуына китерүен белдерде. Ул шулай ук Карелия Республикасында 12 июньдә Сабан туе уздырылачагын хәбәр итте.

Казанда басыла торган “Ялкын” яшүсмерләр журналы баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина татар мәктәпләрен тәмамлаучыларның тормышта яраклашуы, милли мәктәпләрнең өстенлеге хакында сөйләде.

“Сөембикә” хатын-кызлар журналы баш мөхәрире Ләйсән Юнысова журналның яңартылган сайты, аның мөмкинлекләре белән таныштырды.

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды рәисе, шагыйрь Роберт Миңнуллин: “Милләт хатын-кызларының Казанга җыела алуы – бик яхшы күренеш. Мин моны тарихи бер вакыйга дип атар идем. Шуңа да ул күлмәк бәйрәме генә түгел, милләт кайгысын кайгыртып, милләт өчен җан атып яшәгән, гомерләрен милләткә багышлаган туташлар һәм ханымнар фикер алышуларына багышланган сәхифә булып калыр, – дип сүзен башлады. – Быел Россиядә Әдәбият елы, димәк, – китап уку елы. Хатын-кызлар китапны, ир-атларга караганда, күбрәк укый. Заманалар үзгәргәнгә, китапка мөнәсәбәт тә үзгәрде. Элек китап бик зур байлыкка санала иде, хәзер шушы байлыкны кая чыгарып ташларга белмибез. Ничек кенә булмасын, китап сүзе балага ана сөте белән керергә тиеш. Әти-әни китап укымый икән, бала беркайчан да үзе китапка тотынмаячак , – диде ул. Роберт Миңнуллин хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен һәм әһәмиятен искәртте. – Күп кенә нәрсә хатын-кызлар кулына күчеп бара. Әмма хатын-кызларга бер генә дә һәйкәл куелмаган, ә бит һәйкәлгә лаек затларыбыз безнең күп. Шуларның берсе – бөек җырчыбыз Фәридә Кудашева. Ул һичьюгы урам исеменә генә булса да лаектыр бит. Казанда бары Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова исемендә урам, гимназия, хәтта бюст та бар. Әмма ул да мәктәп алдына куелган сын гына. Һәйкәл ул кеше күп йөри торган парк яки скверда урнаштырылган булырга тиеш. Тик андый һәйкәл бер татар хатын-кызына да куелмаган. Бөек композиторыбыз Сара апа Садыйкова да сезнең ярдәмгә мохтаҗ, хөрмәтле хатын-кызларыбыз. Һәйкәл инде күптән иҗат ителгән, коелган, әмма ул тузан җыеп ята”, – дип искәртте ул һәм “Ак калфак” оешмасына Сара Садыйкова исемен бирергә дигән тәкъдим белән чыкты. Совет чорында ук Сара Садыйкова беренче булып калфак киеп йөрде, башкалар да аңа ияреп калфак кия башлады. Әгәр бу оешмага да аның исемен бирсәгез, бу тарихи яктан да, милли яктан да гадел булыр, диде.

Төмәндәге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова туган телне, милләтне, гаилә традицияләрен саклау мәсьәләсен күтәрде. “Тел конкурсларында, бәйгеләрдә, конференцияләрдә, чәй мәҗлесләрендә сакланмый, милли мәгарифне торгызырга һәм саклау өстендә эшләргә кирәк”, – диде ул.

Чара ахырында ТР парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова ТР Мәдәният министрлыгы бүләкләрен бер төркем делегатка тапшырды.

БТК БК рәисе Ринат Закиров исә Римма ханым Ратниковага “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара иҗтимагый оешмасының юң югары бүләген – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды. “Ул милләтебезгә бик теләп һәм ихластан хезмәт итә”, – диде һәм Римма Атлас кызына эшчәнлегендә алга таба да уңышлар теләде. Шундый ук медаль тагын берничә делегатка, шулай ук кайбер делегатларга конгрессның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Утырыш азагында форумның резолюциясе кабул ителде. Анда Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татар оешмаларының хатын-кызлар хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән активлыгын көчәйтергә, урыннарда хатын-кызларның яңа оешмаларын булдыруны һәрьяклап хупларга һәм бу мөһим эшне дәвам итәргә; милли-мәдәни оешмалар канаты астында эшләүче хатын-кызлар берлекләре турында тулы мәгълүмат базасын булдырырга, аны һәрдаим яңартып торырга; татар хатын-кызларының гаиләдә тоткан мөһим ролен искә алып, татар гаиләсенә игътибарны бермә-бер көчәйтергә. Шул уңайдан урыннарда гаилә бәйрәмнәре, шәҗәрәләр, татар гаиләсен һәм милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән бәйге, акцияләр һ.б. чараларны сыйфатлы һәм эчтәлекле итеп оештыруны һәм уздыруны максат итеп куярга; милләт тамырларын какшата торган катнаш никахларны ассимиляциягә алып баручы төп факторның берсе итеп билгеләп, “Ак калфак”, “Татар гаиләсе” иҗтимагый оешмаларына махсус программалар нигезендә, татар яшьләрен таныштыру чараларын уздыруны киңәйтергә; дини-әхлакый тәрбия бирүдә өлкән буынның тәҗрибәсен киңрәк кулланырга, төбәкләрдә “Акъәбиләр”, ” Дәү әтиләр” клубларын булдырырга; милли ашлар әзерләү, калфак һәм изү, кулъяулык һәм сөлге чигү, милли киемнәр тегү буенча мастер-класслар оештырырга; гаилә, никах, нәсел шәҗәрәсе темаларын фәнни яктан өйрәнү максатыннан, төбәкләрдә галимнәр, белгечләр, киң җәмәгатьчелек катнашында фәнни-гамәли конференцияләр уздырырга һ.б. пунктлар бар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*