tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роберт Миңнуллин: Милләт буып яшәү ул шулкадәр авыр, катлаулы
Роберт Миңнуллин: Милләт буып яшәү ул шулкадәр авыр, катлаулы

Роберт Миңнуллин: Милләт буып яшәү ул шулкадәр авыр, катлаулы

Бүген Татар халкының үсеш стратегиясе күпсанлы милләттәшләребез гомер иткән Башкортстан республикасында тәкъдим ителә. Татар язмышы өчен борчылган татарлар Уфаның “Нур” театрының Зур залын шыгрым тутырып килде.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин сүзләренчә, безнең халык ничек бар шулай яшәргә өйрәнгән, стратегияләр күргән халык түгел инде.

– Хәзер инде без анализ ясарга тиешбез. Ниләр эшләнгән, ниләр эшләнеп бетмәгән, ниләр эшләнергә тиеш. Халык үзенең язмышы өчен борчылырга тиешбез. Безгә башка халыкларда булган бар нәрсә дә кирәк. Әмма әлегә бездә аларда булганның барысы да юк. Без зарланырга, тәнкыйтьләргә яратабыз. Милләт булып яшәү ул шулкадәр авыр, катлаулы. Шуңа да яхшысын да күрә белергә кирәк. Без яңа вәзгыятьтә яңача яшәргә тиешбез. Татарстан Президенты бурыч итеп билгеләгән Татар халкының үсеш стратегиясен булдыру – ул рәхәттән эшләнгән эш түгел. Сез моны аңларга тиешсез, – диде Роберт Миңнуллин.

Роберт Миңнуллин Стратегия исем өчен генә булырга тиеш түгел, ул эшләргә, безнең бөтен сорауларыбызга җавап таба торган документ булырга тиеш. Стратегияне төзү – ул халкыбызны уяту өчен, рухландыру өчен бик яхшы гамәл, диде ул.

– Татар халкының үсеш стратегиясе инде күптән язылырга тиеш иде. Соң булса да, уң булсын. Эшләребез уң булып барсын. Татар рухы ул мәктәптән дә түгел, бишектән башлана, дип белдерде Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов.

 

Гүзәл Насыйбуллина 

Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*