tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роберт Миңнуллинның шигырьләре – әзербайҗан телендә!
Роберт Миңнуллинның шигырьләре – әзербайҗан телендә!

Роберт Миңнуллинның шигырьләре – әзербайҗан телендә!

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның яңа китабы Баку шәһәрендә дөнья күрде. “Сандугачлар туе” дип исемләнгән җыентык татар һәм әзербайҗан телләрендә басылды. Ул якташыбызга 70 яшь тулу уңаеннан нәшер ителгән. Күләме – 184 бит.

Шигырьләрне әзербайҗанчага күренекле тюрколог, фән докторы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Рәмиз Әскәр тәрҗемә итте. Проектның идея авторы да ул. Рәмиз Әскәр моңа кадәр Тукай шигырьләрен әзербайҗанчага тәрҗемәләп, китап итеп чыгарган иде инде.“Сандугачлар туе” – Роберт абыйның әзербайҗан телендә чыккан икенче китабы. Барлык укучыларыбыз исеменнән якташыбызны әлеге шатлыгы белән ихлас тәбрик итеп, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Илдус Фазлетдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*