tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия балаларын берләштергән ”Казаныш”
Россия балаларын берләштергән ”Казаныш”

Россия балаларын берләштергән ”Казаныш”

26-28 нче март көннәрендә Тубыл шәһәренең 9 нчы мәктәп укучылары, “Брэвис” вокал студиясе солистлары,  җитәкчеләре Вәлия Фирүс кызы Бакиева белән Казанда узган “Казаныш” Халыкара конкурс –фестиваль-бәйгедә катнашып, беренче һәм икенче урын Лауреат дипломнары белән бүләкләнеп кайттылар.

 “Казан безне җылы каршы алды, – дип шатлыклы яңалык белән студия җитәкчесе Вәлия Фирүс кызы Бакиева уртаклашты. – Беренче көнне яшьләр үзәге “Ак барс” та танышу программасында катнаштык. Икенче көнне “Юность” дип аталган мәдәният сараенда чыгыш ясадык. Төмән өлкәсеннән тагын бер катнашучы бар иде. Халык бик күп булганлыктан, аның белән күрешеп, танышып  булмады.  Бәйге югары дәрәҗәдә, оешкан рәвештә узды. Жюри әгъзалары атказанган мәдәният хезмәткәрләре, танылган шәхесләр, прфессиональ дәрәҗәле иҗат кешеләре иде. Бу бәйгедә Тубылдан Элшан Расулов, Назрин Гумбатова, Анна Половодова катнаштылар. Алар вокал буенча дүртенче ел студиядә шөгыльләнәләр. Рус, татар, азербайҗан, башкорт, украин, итальян телләрендә җырлар башкарып шәһәр күләмендә узган бәйгеләрдә беренче, икенче урыннарны яулап килделәр. Казанда югалып калырлар дип уйлаган идем.Чөнки, илебезнең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән дә  килгән 1700 катнашучы булды. Мисалга, Новосибирск шәһәреннән килгән 100 катнашучы сәхнәгә чыктылар. Сәхнәнең зурлыгын күз алдыгызга китерегез. Вокал номинациясендә беренче дәрәҗәле Лауреат дипломына Элшан Рәсулов, икенче дәрәҗәле Лауреат дипломнарына Нәзрин Гумбатова, Анна Половодова лаеклы булдылар”.

В.Ф.Бакиева, укучылары фестиваль-бәйгедә катнашучылар өчен оештырылган экскурсияләрдә  тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр,  гүзәл, данлы шәһәр урамнарында, Бауман урамында   йөрүләрен, Кол Шәриф мәчетендә булуларын, иң дә мөһиме, аларның иҗатына бәя биргән һөнәр осталары, жюри әгъзаләре гадел, тугрыклы булганнары турында сөйләделәр. Балаларның күңелендә моң дәрьясында узган көннәр, җылы, матур, кунакчыл, җайлы Казан шәһәре онытылмаслык тәсирләр калдырган.

25 ел хезмәт стажы булган Вәлия Фирүс кызы шәһәрнең  тугызынчы мәктәбендә укучыларын җырларны матур, мәгънәле итеп башкарырга өйрәтә, аларга музыкаль белем бирә, сәләтләрен үстерү өстендә эшли. Балалар белән бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, аларда   кызыксыну һәм мәхәббәт уята. Россия балалары өчен оештырылган Халыкара бәйге-фестивальдә катнашырга, юл чыгымнарын түләргә мөмкинчелек тапкан, матди яктан  ярдәм иткән мәктәп директоры Ольга Михайловна Ключкога рәхмәтләрен юллады ул.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*