tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият
Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият

Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият

28 август көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы узачак. Бу чара Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан тормышка ашырылган һәм милли әдәбиятләргә ярдәм күрсәтү программасына кергән Россия халыклары милли әдәбиятлары фестивале кысаларында уза.

Фестиваль Казанда 27-30 август көннәрендә уза, дип ңәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу булыр дип көтелә:

  • Төбәк һәм федераль басма контекстында милли әдәбият
  • Халыклар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше буларак милли әдәбият
  • Татар әдәбияты: аның күптөрлелеге
  • Милли әдәбият оригинал текстларын тәрҗемә итү үзенчәлекләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*