tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия героена һәйкәл
Россия героена һәйкәл

Россия героена һәйкәл

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында туып-үскән полковник Рәфәгать Хәбибуллин моннан бер ел элек Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә фаҗигале төстә һәлак булган иде.   Россия Герое исеменә лаек булган очучыга шушы көннәрдә туган авылында  һәм район үзәге Иске Кулаткыда һәйкәлләр ачылды.

Бу көнне Рәфәгатьне искә алып, аның белән бәйләнешле  хәтирәләрне яңартучылар байтак иде.

Тарихка илле бер яшьлек батыр булып кереп калачак Рәфәгать Хәбибуллин бюстын аның хатыны Рамилә, улы Руслан, туганы һәм район башлыгы Эдурад Ганеев ачты.  Ә һавада ул хезмәт иткән полктан килгән вертолетлар авыл өстеннән очып узды.

Россиянең яңа Героена һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясап Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт  Ватанга хезмәт итү ир-егет өчен изге бурыч дип атады  һәм мондый мәгънәсез сугышларның кабатланмавын теләде.

Геройның исемен мәңгеләштерү  һәм аңа һәйкәл ачу тантанасына кайткан   дуслары  һәм хезмәттәшләре китер алдыннан    Рәфәгать  каберен  зират кылдылар.

 

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*