tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты абитуриентларны чакыра
Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты абитуриентларны чакыра

Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты абитуриентларны чакыра

Россия ислам институты белән Казан ислам университетында абитуриентлардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Кабул итү комиссиясенә гаризаларны 14 августка кадәр тапшырырга мөмкин. РИИда югары дини һәм дөньяви белемне теология, ислам фәннәре факультетларында укып алып була.

Теология факультетын тәмамлаган студентларга түбәндәге юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча дәүләт үрнәгендәге диплом тапшырылачак:

  • Теология, профиль: Ислам теологиясе (бакалавриат, магистратура);
  • Лингвистика, профиль: Чит телләр белэн мәдәниятне укыту теориясе һәм практикасы; Чит телләр һәм өйрәнүче телләрнең ил мәдәнияте (бакалавриат, магистратура);
  • Икътисад, профиль: Ислам икътисады (бакалавриат);
  • Журналистика, профиль: Массакүләм мәгълүмат чаралары (Ислам журналистикасы) (бакалавриат).

Шулай ук, ислам фәннәре факультетында дин әһелләре әзерләү буенча түбәндәге белгечлекләр:

  • Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү (ислам фәннәре бакалавриаты);
  • Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү, профиль: Коръән фәннәре (Коръән фәннәре бакалавриаты);
  • Дини оешмалар өчен хезмәткәрләр һәм дини персонал әзерләү (бакалавриат).

Барлык юнәлешләр буенча көндезге, читтән торып, кичке уку бүлекләре бар. Шулай ук, “Теология” юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен файдаланып уку-укыту мөмкинчеге тәкъдим ителә. Көндезге бүлектә укучы студентларга тулай торак бирелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*