tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Ислам университетында “Без татарлар” курслары ачылачак
Россия Ислам университетында “Без татарлар” курслары ачылачак

Россия Ислам университетында “Без татарлар” курслары ачылачак

Россия Ислам университетында чираттагы татар теле, татар тарихын, Ислам нигезләрен өйрәтүче түләүсез курсларга укучылар җыела. Проект “Без татарлар” дип атала. Уку 1 октябрьдә башланып китәчәк һәм өч ай дәвам итәчәк..

Курсларны оештыручылар кыска вакыт эчендә татар телендә сөйләшергә, Корьәнне укый белергә өйрәтергә вәгъдә итә, дин һәм татар тарихы турында беренчел белемнәр дә  алып булачак.

Яшь, милләт, дин һәм башка төр чикләүләр юк. Дәресләр һәр атна кичке вакытта алып барылачак. Курсларны тәмамлаганнар өчен сертификат алу мөмкинлеге бар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*