tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Ислам университетында студентлар фестивале үтә
Россия Ислам университетында студентлар фестивале үтә

Россия Ислам университетында студентлар фестивале үтә

13 ноябрьдә Россия Ислам университетында мөселман мәдәнияте һәм үзешчән кино VIII Студентлар фестивале үтә.

Биредә төрле күргәзмәләр оештырылды, мөселман киемнәре үрнәкләре күрсәтеләчәк, милли аш-су татып кару мөмкинлеге дә булачак.

Фестиваль кунаклары татар, төрек, казах, төркмән, үзбәк, гарәп, кавказ халыклары мәдәнияте белән таныша алачаклар. Быелгы яңалык – Марокконың үзенчәлекле мәдәнияте күрсәтеләчәк.

РИУның һәр уку юнәлеше: теология, Ислам фәннәре, лингвистика, икътисад, Коръән хафизлар әзерләү үзәге үзенең командасы әзерләде алар театр сәнгате ысуллары ярдәмендә үзләренең уку юнәлешләре белән таныштырачак.

Чараның икенче яртысында РИУ студентлары төшерә торган сериал күрсәтеләчәк, ул мәртәбәле жюри тарафыннан бәяләнәчәк.

Бәйрәмгә Ислам дөньясы уку йортларыннан килгән кунаклар да катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*