tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия мөселманнарына хаҗ кылу өчен өстәмә 5 мең квота бүлеп биреләчәк
Россия мөселманнарына хаҗ кылу өчен өстәмә 5 мең квота бүлеп биреләчәк

Россия мөселманнарына хаҗ кылу өчен өстәмә 5 мең квота бүлеп биреләчәк

Хаҗ кылырга теләүче мөселманнар өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өстәмә 5 мең квота бүлеп бирергә мөмкин. Бу хакта бүген Мәскәү-Казан-Симферополь видеокүпере барышында Россия е мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов хәбәр итте. Чара Рамазан аенда кылынган гамәлләр, төбәкләрдә башкарлыган эшләргә багышланды.

Рушан Аббясов сүзләренчә, ел саен Россиягә 20,5 мең урын бүлеп бирелә. Әмма бу аз һәм хаҗ кылырга теләүчеләрнең барысы да Ислам диненең биш баганаларының берсе булган гамәлне тормышка ашыра алмый кала. Шул сәбәпле, Россия мөселманнары Диния нәзарәте Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән өстәмә 5 мең урын сорап мөрәҗәгать иткән.

“Алдан билгеле булганча, мәсьәлә уңай хәл ителергә тора. Быел без Россиядән 25,5 мең хаҗ кылучы булыр дип өметләнәбез. Без квота саны артуын телибез. Кырымда да, башка төбәкләрдә дә (хаҗга – ТИ иск.) барырга теләүчеләр арта”, – диде Рушан хәзрәт Аббясов. Ул хаҗга барырга өлкән буын вәкилләре генә түгел, ә шактый күләмдә яшьләр теләк белдерүен дә ассызыклады.

Видеокүпердә катнашкан Кырым Республикасы мөселманнары мөфтие урынбасары Айдер Исмәгыйлев сүзләренчә, Кырымның 600 мөселманы хаҗ кылу мөмкинлегенә ия. Әмма ул биреләчәк биш мең квотадан Кырымга да 400 урын бүленеп, быел биредә яшәүче 1 мең мөселман изге гамәл кыла алуына өметләнә. Татарстанга килгәндә, безнең республикага быел хаҗ кылу өчен 1,8 мең квота бүлеп бирелгән.

“Әлеге урыннар инде кыш азагында ук сатылып бетте”, – диде чарада катнашкан Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров һәм хаҗның югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклады.

Лилия Локманова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*