tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия татар авыллары призына турнир
Россия татар авыллары призына турнир

Россия татар авыллары призына турнир

Бу көннәрдә Россия татар авыллары Бөтенроссия иҗтимагый оегмасы призына бозда шайбалы хоккей буенча Өченче төбәкара турнир узды. Ярышлар Киров өлкәсенең Нократ аланы районы Урта Шөн авылында оештырылды. Тантаналы ачылышта беренче булып Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Мансур Миннихаевич Фаләхетдинов чыгыш ясады. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды рәисе Сәрия Зиннәтова да катнашты.

Турнирда Удмуртия, Кукмара, Шөн, Нократ аланы командалары  катнашты. Шөн командасы җиңү яулады. Уенчылар күтәренке күңелдә булдылар һәм уеннан канәгать калдылар. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Киенү-чишенү урыннары, кайнар ризык тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*