tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ветераннарыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлаулар кабул итә
Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ветераннарыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлаулар кабул итә

Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ветераннарыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлаулар кабул итә

Бу көннәрдә барлык  тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннары Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итә. Ни кызганыч, пандемия нәтиҗәсендә,  алар өчен әзерләнгән матур чараларны уздырып булмый. Ләкин бу көннәрдә бер генә ветеран да котлаусыз һәм тиешле игътибарсыз калмаячак!

Бәйрәм уңаеннан, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер итүче ветераннар да Татарстан Президентының котлау открыткаларын алды. Аны урыннардагы татар оешмалары активистлары өлкәннәрнең өйләренә барып тапшыра.

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү көне белән котлыйм! 9 май – дөнья тарихы сәхифәләренә мәңгелеккә язылган изге көн.

Сез – Бөек Җиңүгә бәяләп бестергесез зур өлеш керткән данлыклы җиңүчеләр һәм яңа тормыш төзүчеләр буыны.

Безгә иминлек, тынычлык бүләк иткәнегез, көчле ихтыярлы, батыр, нык булганыгыз өчен чиксез зур хөрмәт белән алдыгызда баш иябез.

Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телим, якыннарыгыз, туганнарыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын, йөрәгегез әрнеп сызламасын, күңелегездә һәрчак күтәренкелек, җиңү рухы хакимлек итсен!

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов”.