tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия төбәкләрендә нәшер ителүче газеталарга күзәтү
Россия төбәкләрендә нәшер ителүче газеталарга күзәтү

Россия төбәкләрендә нәшер ителүче газеталарга күзәтү

Хәйрия акциясе

2020нче елда Сызранның “Сәлам” иҗтимагый оешмасы, социаль  хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, хәйрия акциясе уздырганнар. Аларр азык-төлек кибетенә йөри алмаган яисә изоляциядә булган өлкән яшьтәге 15 кешегә азык-төлек җыелмалары өләшкәннәр. Чарада Сызранның “Азан” мәчете имамы Фәрид хәзрәт Ибраһимов, “Сәлам” оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров һәм оешма активистлары катнашкан.

Мактауга лаек мөгәллимнәр

Камышлы мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, җәмгыять белеме укытучысы Валентина Михайлова, биология һәм география укытучысы Ирина Наумова, Яңа Усман мәктәбенең технология укытучысы Мәгъдан Хәсәншин һәм А.З. Акчурин исемендәге мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, логопед Гөлия Әһлиуллина Россия мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар. Бүләкләрне мөгаллимнәргә Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгының Төньяк-Көнчыгыш бүлеге җитәкчесе Александр Каврын һәм Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов тапшырдылар.

“Бердәмлек” Самара өлкәсе татарларының иҗтимагый-сәяси газетасы 

(№52, 26 декабрь, 2020 ел)

Конкурста – икенче! 

Яңа Йөрек пүчинкәсе китапханәчесе Инзилә Мәрдәнова Россия Бакчачылар берлеге игълан иткән “Ватанны бакчалар белән бизик” конкурсында “Көзге төсләр” номинациясендә икенче урынга лаек булган. Дәүләт Думасы депутаты Олег Дорианович Валенчукның ярдәмчесе Александр Леонидович Бобров Инзилә Мәрдәновага мактау кәгазе тапшырган.

“Дуслык” Киров өлкә атналык газеты 

(№52, 21-27 декабрь, 2020 ел)  

Тыл ветераннарын котлардылар

Көсәйкүл авылында яшәүче Бадретдин Айнетдин улы Айнетдинов 90 яшен каршылады. Хезмәт һәм тыл ветеранына район хакимиятеннән килгән вәкилләр Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм бүләкләр тапшырды. Бадретдин бабайның 7 баласы, 20 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Бадретдин бабайга бала-оныкларын сөендереп, исәнлек-саулыкта яшәргә язсын!

“Яңарыш” Төмән өлкәсе татарларының иҗтимагый газетасы 

(№2, 8 гыйнвар, 2021 ел)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*