tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия төбәкләрендәге мәктәпләрдә ислам дине нигезләрен укыту өчен дәреслекләр кирәк
Россия төбәкләрендәге мәктәпләрдә ислам дине нигезләрен укыту өчен дәреслекләр кирәк

Россия төбәкләрендәге мәктәпләрдә ислам дине нигезләрен укыту өчен дәреслекләр кирәк

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында «X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы карарларын тормышка ашыру. Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә Ислам нигезләрен укыту проблемалары» дигән темага киңәшмә узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия ислам университетының ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ислам мәгарифе советы каршындагы ресурс-методик үзәк җитәкчесе Наил хәзрәт Ямалетдинов, Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов һәм башка күренекле фән белгечләре катнашты. Түгәрәк өстәл янында уку йортларында дин дәресләрен күтәрү, ислам дине нигезләрен укыта белүче кадрлар әзерләү кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Россия ислам университетының ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгенге көндә иң мөһиме – методика һәм татар мәдәниятенә нигезләнгән дини дәреслекләр булдыру. Хәзергә алар юк дәрәҗәсендә. Наил хәзрәт Ямалетдинов әйтүенчә, әлеге мәсьәлә Россиянең татарлар яшәгән барлык төбәкләренә дә кагыла. Укыту әсбапларын ике телдә, рус һәм татар телләрендә чыгарырга кирәк, ди Рәфыйк Мөхәммәтшин. Моны тормышка ашыру өчен, белгечләр кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дәреслекләр нәшер итүдә һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*