tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядә «Татарстан рухы» келәме дизайнын уйлап табуга бәйге игълан ителде
Россиядә «Татарстан рухы» келәме дизайнын уйлап табуга бәйге игълан ителде

Россиядә «Татарстан рухы» келәме дизайнын уйлап табуга бәйге игълан ителде

Казан Туризмын үстерү комитеты һәм Persepol келәмнәр студиясе татар мәдәни мотивлары белән «Татарстан рухы» келәменең иң яхшы дизайнына бөтенроссия конкурсы игълан итте.

«Тарихи тамырларга кагыла торган традицион татар иҗатына таяну, шулай ук татар мирасын заманча интерпретацияләү дә булырга мөмкин», — дип хәбәр итте оештыручылар.

Иң яхшы дизайнлы келәм Иранның Тәбриз шәһәрендә тукылачак. Аннары келәм Татарстан башкаласына кайтарыла һәм чараларда кулланылачак.

Конкурс ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.

Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Эшләр 2020 елның 1 декабренә кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләр бүләк алачак һәм ялларын Казанда үткәрә алачак. Җиңүченең эшләре «CARPET: Ковры как искусство» журналы битләрендә басылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*