tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Мәктәп укучылары татар теленең пассив кулланылышына игътибар итә”
Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Мәктәп укучылары татар теленең пассив кулланылышына игътибар итә”

Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Мәктәп укучылары татар теленең пассив кулланылышына игътибар итә”

Казан шәһәре Вахитов районы “116 нчы лицей” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия корылтаенда туган телебезне дәүләт дәрәҗәсендә куллану җитешмәүгә игътибар итте. Ул киләчәктә телнең кулланылыш дәрәҗәсен дәүләт күләмендә арттырырга кирәклегенә басым ясады.

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинованың укытучылар корылтаенда ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

“Бүгенге вазгыять татар теле һәм әдәбиятын укытуда зур үзгәреш сорый. Башка милләт балаларына телнең грамматик, стилистик чараларын өйрәтеп җафалаганчы, аларны сөйләм теленә генә өйрәтеп, мин тагын бер телдә сөйләшә беләм дип горурланып йөрерлек итсәк, беркем дә татар теленә карата тискәре мөнәсәбәттә булмас иде.

Үҗәтләнеп эшләсәк татар телен саклап калырга мөмкин. Башлангыч сыйныфларда балалар татар теленең алда кирәк булуына игътибар бирмиләр, югары сыйныфларга җиткәч, укучылар телнең пассив кулланылышын тоемлыйлар. Аларда телне өйрәнүгә булган кызыксыну дәрәҗәләре кими. Шуңа күрә дә киләчәктә телнең кулланылыш дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Казанда татарча сөйләшергә киртәләр юк, мәктәпләрдә бәйрәмнәр дә тулысында русча үткәрелә, татар телендә язулар да көннән көн кими. Беркем дә татарча сөйләшмәгез, татар сүзләрен бөтенләй кулланмагыз,  дип мылтык тотып тормый бит. Татарча сөйләшергә кем комачаулый?

Татар телен популярлаштырмыйча торып, татар телен өйрәнеп булмый, өйрәнергә мотивация дә булмаячак. Татар телен укыту башка предметлар кебек мәҗбүри булырга тиеш. Балаларга белем бирү мәҗбүрилектән башлана. Ни өчен башка фәннәрнең мзҗбүри булуына бәйләнмибез соң? Ни өчен көчләп укыту дип бәйләнмибез . Балаларны мәҗбүриләп укыту булмаса, җәмгыятьтә хаус кына хөкем сөрер иде.

Упкын алганда басып торганда, югалтыр кыйммәтләр калмаганда, теш кысып торуның бер мәгънәсе дә юк. Безнең буынга бәлки татар  теленә яңа сулыш өрү вазыйфасы йөкләнгәндер. Безне өмет яшәтә. Шушы өмет безне каршылыкларны җиңеп алга  таба барырга мәҗбүр итә. Бәлки бу кысыр өметтер, әмма хезмәттәшләремә, дәүләт эшлеклеләренә өметем, ышанычым зур. Вазгыятьне уңай якка үзгәртербез без, бердәмлектә көч. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Утларга, суларга салсалар да,  ассалар, киссәләр дә  иң-иң авыр мизгелләрдә дә түзгән сынмаган, сыгылмаган, горур татар телебезне саклап калыйк”.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*