tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Татарстанда татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булган очракта гына, читтә яшәүче татарлар татар рухын тоя алачак”
Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Татарстанда татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булган очракта гына, читтә яшәүче татарлар татар рухын тоя алачак”

Россиядәге татар теле укытучылары сөйли: “Татарстанда татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булган очракта гына, читтә яшәүче татарлар татар рухын тоя алачак”

Казанда Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды үтте. Корылтай эшендә Пенза өлкәсенең Каменка районыннан 38 ел дәвамында татар теле укыткан мөгаллим Рамилә Баткиева да катнашты. Татар теле буенча халыкара олимпиадаларда икенче, өченче урыннар яулаган укучылар тәрбияләгән мөгаллим Россия төбәкләрендә татар теле укыта торган укытучыларның тел мәсьәләсендә Татарстанга өметләре зурдан булуын белдерде.

“Соңгы үзгәрешләр, кыскартулар безгә берничек тә кагылмады, безне читләтеп үтте. Ничек эшли идек, шулай эшлибез. Тик шулай да татар теленең киләчәге борчый. Нәрсә көтә безне? Әле бер якка, әле икенче якка ташлап нәрсә булыр икән? Бүгенге татар теле укытучылары уйланулар белән яши.  Без Казанга үзебезнең мәркәзебез, безне җылыта торган итеп учак итеп карыйбыз. Татарстанда тел чын мәгънәсендә, кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә дәүләт теле булсын иде. Шул очракта гына читтә яшәүче татарлар татар җылысын, рухын тоя алачак.

Тик шулай да бу съезддан канатланып кайтам, татар теле бетмәячәгенә ышаныч бар. Пенза өлкәсендә татар теленә мөнәсәбәт елдан ел уңай якка үзгәрә. Күптән түгел Якшәмбе мәктәбе ачылды, 20 ләп кеше татар телен үз теләге белән өйрәнә”, – дип Пенза өлкәсендәге милләттәшләребез турында сөйләде корылтайның пленар утырышында катнашкан мөгаллим.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*