tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең Бельгиядәге Илчесе Tatars in Belgium берлеге активистына грамота тапшырды
Россиянең Бельгиядәге Илчесе Tatars in Belgium берлеге активистына грамота тапшырды

Россиянең Бельгиядәге Илчесе Tatars in Belgium берлеге активистына грамота тапшырды

Бельгия рус телле оешмалар федерациясенең Рус телле оешмалар федерациясе (аның составына “Бельгиядә татарлар” берлеге дә керә) Россиянең Бельгиядәге Илчелегендә 2014 елда хезмәттәшлек итү турындагы чираттагы беркетмәне имзалады.

Беркетмә Бельгия рус телле оешмалар федерациясенә берләштерелгән Корольлектә Россия Федерациясе дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче Россия структуралары белән тәкъдим ителгән ватандашлар оешмалары арасында хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгели торган документ.

Бу рәсми документ ватандашларның төрле төркемнәренең мәнфәгатьләрен кайгыртучы иҗтимагый оешмалар һәм шулай ук чит илдәге ватандашларны берләштерүгә, Россиянең дөньяви брендын ныгытуга һәм Бельгиядә рус теле позициясен алга этәрүгә юнәлдерелгән инициатива башлангычларын, спорт һәм фәнни чараларны хупларга омтылган Россия структуралары өчен отышлы һәм файдалы.

Танатанада Россия Илчесе Александр Романов ватандашлар оешмаларының кайбер җитәкчеләренә илчелек грамоталарын тапшырды. Tatars in Belgium берлеге лидеры Регина Вәлиева, Россия халыклары традицияләрен һәм мәдәниятен саклау, шулай ук Европа рус телле диаспорасында яшьләр элемтәләрен үстергән өчен, грамотага ия булды.

Узган ел Регина киң күләмле чараларда еш катнашкан һәм шулай ук кызыклы һәм әһәмиятле очрашулар үткәрү буенча Бельгиянең иң актив ватандашларының берсе булган.

Ул Страсбургта Европа Советлары Парламенты ассамблеясы кысаларында, Европа яшьләре семинарында, Россия-Нидерланд елының мәдәни вакыйгаларында, Мәскәүдә фәнни конференцияләрдә, Красноярскины 2019 елгы Универсиада кандидат-шәһәре буларак тәкъдим итүдә, Брюссельдә Европарламент утырышларында катнашкан, Казанда 2013 елгы Универсиадада Бельгия ватандашларын тәкъдим иткән.

“Бельгиядә татарлар” берлеге лидеры Брюссельдә Евросоюз парламентында Татарлар альянсын гамәлгә куючылар конференциясен оештыру эшенә бөтен тырышлыгын һәм тәҗрибәсен куйган. Шулай ук “Ана теле” сайтында университет студентлары һәм укытучылары өчен Россия белән Татарстан турында презентация оештырган, Россия ватандашларын Ватаннарына кайтару проектлары белән шөгыльләнгән, JCI эшмәкәрләр яшьләр плалатасында тренинглар һәм Tatars in Belgium берлегенең күп санлы чараларны оештырган актив милләттәшебез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*