tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу
Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу

Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу

Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Прагага сәфәре барышында Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле, Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе Александр Владимирович Туров белән дә очрашты.

Александр Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары булып эшләгәндә үк Татарстан белән икътисадый багланышларын ныгыткан кеше. Ул Татарстанны яхшы белә. Хезмәтләре өчен, вакытында ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән.

Вәкил Казанда өч тапкыр булган. Очрашу вакытында ул Татарстан, Казан турында матур хәтирәләре белән дә уртаклашты. 1986 елда беренче тапкыр Казан да булган. Аннан соңгы тапкыр быел ноябрь аенда Татарстанның башкаласына килгән. “Казан нык үзгәргән, матурайган”, диде Александр Владимирович. Универсиаданың уңышлы узу турында да әйтеп узды.

“Узып баручы 2013 ел сәүдә багланышлары өчен уңай ел булды. Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехиядә булуы ике ил арасындагы хезмәттәшлекне тагын бер кат ныгытты”, ди вәкил.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*