tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең “Татар кызы-2015”не сайлыйлар, кызлар өчен тавыш бирү әле үк гамәлдә
Россиянең “Татар кызы-2015”не сайлыйлар, кызлар өчен тавыш бирү әле үк гамәлдә

Россиянең “Татар кызы-2015”не сайлыйлар, кызлар өчен тавыш бирү әле үк гамәлдә

Иртәгә, 16 октябрь көнне, Чиләбе шәһәрендә “Татар кызы-2015” Бөтенроссия матурлык һәм сәләтлелек конкурсының финал өлеше була. Мәдәни чарага ТР Премьер-министры Илдар Халиков баруы планлаштырылган (ТР Хөкүмәте планында шулай), Милләтләр буенча федераль агентлык вәкилләре, иҗтимагый оешмалардан, Әстерхан, Самара өлкәләреннән, Кырымнан, Казакъстаннан кунаклар килүе көтелә.

Бәйгедә Россиянең 11 төбәгеннән 12 кыз матурлык һәм сәләтлелек ягыннан ярышачак. Алар Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мари Эл Республикаларыннан, Төмән, Томск, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае данын яклый. Чиләбе өлкәсеннән исә 2 кыз катнаша. Конкурс сайтында кызлар өчен тавыш җыю гамәлдә:http://tatarochka.com/participants . Жюрига 8 кеше кергән, жюри рәисе  – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе закон чыгару органы депутаты Лена Колесникова.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурста милли костюмнарны күрсәтүдән тыш, Чиләбедән рәссам-модельер Лилия Васильеваның “Татар кызы-2015” конкурсына подиум өчен махсус булдырылган күлмәкләр коллекциясен күрергә була.

Конкурсның мәдәни өлешендә танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Артур һәм Марат” дуэты чыгыш ясаячак.

“Трактор” Боз сараенда уздырылачак шоу 7 меңләп тамашачыны җыяр дип ниятләнә.

Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессыннан алынган мәгълүмат буенча, бәйгедә җиңү яулаган кыз “Лада” автомобиленә һәм кулдан эшләнгән энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән күчмә таҗга ия булачак. Бәйрәм кунаклары да бүләксез калмаячак — оештыручылар барысына да зур Чиләбе прәннекләре әзерләнгән.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*