tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “2018 елгы Президент сайлауларына бүгеннән әзерләнә башларга кирәк”
Рөстәм Миңнеханов: “2018 елгы Президент сайлауларына бүгеннән әзерләнә башларга кирәк”

Рөстәм Миңнеханов: “2018 елгы Президент сайлауларына бүгеннән әзерләнә башларга кирәк”

Казанның “Корстон” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVI конференциясе булды. Биредә партиянең төбәк бүлеге соңгы дүрт ел эшчәнлеккә нәтиҗә ясады.

Конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы сәркатибе, Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, “Яшь гвардия” вәкилләре, Татарстан Республикасы исеменнән булган Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм 298 делегат катнашты. Әйтергә кирәк, Россия Дәүләт думасында республика делегатлары иң күп өлешен тәшкил итә.

Сергей Неверов партия эшенең төп күрсәткече булып сайлаулар тора дип белдерде.

– Былтыр 18 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәсе халык безнең партия юнәлешен хуплый икәнен күрсәтте. Партиянең төбәк бүлеге уңышлы сайлау программасы алып барды. (Партияләрне сайлаган вакытта “Бердәм Россия” өчен ике миллионнан артык татарстанлы тавыш биргән иде).  Республикада 21 федераль партия проектыннан тыш, 9 төбәк проекты гамәлдә. Хәзерге вакытта партиянең төп бурычы – сайлау алды вакытында тәкъдим ителгән программаны тормышка ашыру. Программалар халык белән аралашудан кабул иткән тәкъдимнәрне дә истә тотып төзеләчәк, – диде Сергей Неверов.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, хәзерге вакытта “Бердәм Россия”дә барлыгы 6,7 меңнән артык депутат бар. “Бердәм Россия”леләр Татарстан башкарма хакимиятенең нигезен тәшкил итә.

– Соңгы елларда без партиянең позицияләрен ныгыту, партия сафларын арттыру юнәлешендә саллы эш башкардык. Татарстанда бердәм Россия партиясенә кергән кешеләр саны 4 меңгә артты. Бүген 45 җирле һәм 1637 беренчел бүлекләрендә 137 мең татарстанлы исәпләнә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан “Бердәм Россия” позицияләрен ныгыту өчен үз өлешен кертәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

– Партиянең 15 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Россия Президенты Владимир Путин “Бердәм Россия” илнең сәяси тормышында мөһим роль уйный дип белдергән иде. Бөтенроссия казанышларында Фәрит Хәйруллович җитәкчелегендәге партиянең төбәк бүлегенең дә өлеше зур. Соңгы сайлаулар вакытында да эшебезнең югары дәрәҗәсен күрсәттек. Татарстан үсешен дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерү индексы 2015 ел дәрәтәсенең 103,5-103,6 процентын тәшкил итә, тулаем төбәк продукты 2 триллион сумга якынлашты. Икътисади үсеш нигезендә республиканың социаль үсешен дә тәэмин итәргә кирәк. Сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һәм фән системаларын камильләштерү, мәдәният дәрәҗәсен күтәрү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту буенча җитди эш алып бару мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры җитәкчеләр алдында торган проблемаларга да тукталып китте. Араларында алданган өлешчеләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе, “Татфондбанк” белән бәйле хәлләр дә бар.

– Партиянең  уңышы турыдан-туры заман белән бергә атлаудан тора. “Идарәче партия исеме “Бердәм Россия”гә халык алдында аеруча да җаваплы булырга этәрә. Халыкка якынрак булырга, аның белән аралашырга, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Бу хезмәттәшлек традицияләргә ихтирам, гражданлык җәмгыяте институтына өлеш кертүгә нигезләнгән булырга тиеш, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, 2018 елда булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына инде бүгеннән әзерләнә башларга кирәк дип белдерде.

– 2017 елның эш нәтиҗәләре бу сайлауларга бер адым булачак, – диде ул.

“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе булып кабат Фәрит Мөхәммәтшин билгеләнде. Аны яшерен сайлау рәвешендә биш елга сайладылар.

– Нәтиҗә көтелмәгән, ләкин ышандырырлык булды. Партия Фәрит Хәйрулловичка бүген биш еллык җитәкчелекне ышанып тапшырган икән – бу югары күрсәткеч. Ул илдә абруйлы кеше. Мин үзем дә аннан күп нәрсәгә өйрәнәм. Булышканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Шундый җаваплы эшкә сайлануыгыз белән котлыйм, – диде Сергей Неверов.

Үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин әлеге җаваплы вазифаны аңа ышанып тапшырганга рәхмәт әйтте һәм ышанычны акларга сүз бирде.

– “Бердәм Россия”гә тере структура булырга, конструктив диалогларга һәм хезмәттәшлеккә әзер булырга кирәк. Партиянең региональ бүлеге ышанычны аклау өчен көченнән килгәнне эшлиячәк. Илнең тотрыклы үсеше, гражданлык мәнфәгатьләрен яклау, халыкның яшәү рәверен арттыру, Россия Презхиденты Владимир Путинның курсына теләктәшлек күрсәтү – болар “Бердәм Россия” партиясененең Татарстан бүлегенең принципиаль позициясе. Сайлаулар булмаган елны партия эшчәнлеген сыйфатлырак, тагын да нәтиҗәлерәк ясарга кирәк, – дип белдерде ул.

Казан белән Ярославль шәһәрләрендәге әлеге чара 21-22 гыйнварда Мәскәүдә булачак XVI партия съезды алдыннан оештырылган конференцияләр циклының йомгаклау өлеше булып тора.

“Шәһри Казан” газетасы материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*