tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Арча районында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды
Рөстәм Миңнеханов Арча районында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Арча районында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына сәфәрен Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салудан башлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президент Наласа авылында азат итүче сугышчы һәйкәле мемориаль комплексында роза чәчәкләре бәйләмен салды. Биредә мәңгелек ут яна, комплекс диварында фронтка киткән авыл кешеләренең исемнәре язылган.

Бөек Ватан сугышы елларында Наласа авыл җирлегеннән 322 кеше фронтка киткән, шуларның 195е һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

Бүгенге көндә Арча районында 546 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре яши. Арча районыннан чакырылган фронтовикларның дүртесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*