tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Австриядә «Мирас» татар җәмгыяте активы белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Австриядә «Мирас» татар җәмгыяте активы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Австриядә «Мирас» татар җәмгыяте активы белән очрашты

12 майда кич белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриянең «Мирас» татар җәмгыяте активы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Венага эш сәфәре кысаларында узды.

Чарада Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Любинский да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов «Мирас» татар җәмгыяте әгъзаларына татар телен, мәдәниятен һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаган өчен, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, «Мирас» җәмгыяте 2016 елның гыйнварында теркәлгән, карар аның әгъзалары саны артканнан соң кабул ителгән. «Мирас» җәмгыяте Бөтендөнья татар конгрессы белән актив хезмәттәшлек итә, Европа татарлары альянсы составына кергән.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген дөньядагы татарларның өчтән бере генә Татарстан Республикасында яши, күп өлеше –  Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер сөрә. Без үзара элемтәләрне сакларга, хезмәттәшлекне үстерергә тиеш, диде ул, «Мирас» җәмгыяте әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, безгә сез бик кирәк, сез татар халкының милли үзенчәлеген, аның мәдәниятен саклыйсыз.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларга таяну мөһим.

Очрашу барышында «Мирас» җәмгыяте әгъзалары Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Любинскийны Сабантуй милли бәйрәменә чакырдылар, ул Венада июнь аенда узачак.

Татарстан белән, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлекне оештыру буенча үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдереп, «Мирас» җәмгыяте активистлары чыгыш ясады. Алар, аерым алганда, балалар өчен, шул исәптән Татарстан балалары өчен дә, туган телне өйрәнү мөмкинлеге булган уртак җәйге лагерьлар ачу мәсьәләсен күтәрделәр.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Венада татар телен өйрәтә торган хосусый балалар бакчасы булдыру проекты турында, башка проектлар турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Венада мәгариф-мәдәният үзге булдыру мәсьәләсен күтәрделәр.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне Россотрудничество белән карау мөмкинлеген тәкъдим итте, шулай ук ул искәрткәнчә, Венада «Русский дом» эшләп килә, аның базасында татар мәгариф-мәдәният үзәге дә урнашырга мөмкин.

Чит илләрдә яшәүче иҗади татар яшьләре белән багланышлар урнаштыруга килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы порталларында аерым бүлек булдырырга тәкъдим итте.

Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе үз чиратында гуманитар хезмәттәшлекне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм «Мирас» җәмгыяте әгъзаларына эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*