tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Без чит дәүләтләр илчеләрен Татарстанда күрергә шат булабыз”
Рөстәм Миңнеханов: “Без чит дәүләтләр илчеләрен Татарстанда күрергә шат булабыз”

Рөстәм Миңнеханов: “Без чит дәүләтләр илчеләрен Татарстанда күрергә шат булабыз”

Мәскәүдә РФ ТЭМ каршында аккредитацияләнгән чит дәүләтләр илчеләре өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы презентациясе узды. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Презентация алдыннан катнашучылар Татарстан Республикасы турында махсус стендлардагы мәгълүмат белән таныша алдылар. Очрашуны Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров ачты. Ул билгеләгәнчә, Татарстан – Россиянең уникаль регионы, анда төрле мәдәниятлар очраша һәм күп төрле милләт вәкилләре тату яши.

“Шулай ук Татарстан – илнең уңышлы һәм динамик үсеп баручы регионнарының берсе, берничә икътисадый күрсәткеч буенча беренче бишлеккә керә”, – дип ассызыклады Сергей лавров. Республика, аның сүзләренчә, минераль ресурсларга бай, алга киткән сәнәгатькә, инфраструктурага, мәгариф учреждениеләренә ия.

“АКШ, Кытай, Һиндстан кебек гадәти тышкы сәүдә партнерлары белән эшне дәвам итеп, Татарстан Якын Көнчыгыш, Латин Америкасы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән элемтәләрне уңышлы үстерә, – дип шәрехләде республика җитәкчелегенең халыкара мәйдандагы эшчәнлеген РФ ТЭМ башлыгы. – Татарстанда 1400 якын чит илләр компанияләре катнашындагы уртак предприятиеләр эшли”.

Министр ассызыклаганча, республика икътисадый казанышлары белән генә түгел, ә мәдәнияты, тарихы белән дә горурлана ала. Сергей Лавров Татарстанда туган, яшәгән һәм эшләгән атаклы кешеләр исемнәрен атады – Николай Лобачевский, Максим Горький, Федор Шаляпин, Василий Аксенов һәм башкалар.

“Ышанам ки, презентациядә катнашучыларга Татарстан Республикасы, аның сәүдә һәм инвестицион куәте, шулай ук тарихы, мәдәнияты һәм әлеге искиткеч төбәк гореф-гадәтләре белән якыннан танышу кызыклы булачак”, – дип белдерде Сергей Лавров.

Презентациядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. “Бигрәк тә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгына һәм шәхсән Сергей Лавровка күп еллар дәвамында республиканың халыкара элемтәләрен хуплавына рәхмәт белдерәсем килә”, – дип белдерде Р.Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләгәнчә, һәр РФ төбәгенең конкурентлы өстенлекләре бар, һәм аларны нәтиҗәле куллану Россия икътисадының уңышлы үсешенә ярдәм итә. Татарстан, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Европа һәм Азия кушылган җирдә урнашкан, монда ислам һәм православие цивилизацияләре очраша. “Толерантлыкның югары дәрәҗәсе – безнең төп конкурентлы өстенлегебез”, – дип саный ТР Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, республикада бай тарихи мирасны саклауга зур игътибар бирелә, Казан Кремле һәм Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

“Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы һәм тиз үсеп баручы регионнарының берсе, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Сәяси һәм социаль-икътиадый тотрыклылык, төбәкнең үсеш алган хакимияте һәм уңай инвестицион климат безнең республиканы үзенчәлекле итә”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан икътисадының төп тармаклары – нефть чыгару, нефтьне эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше турында кыскача сөйләде. “Дөнья базарында Казанның “Ми-17″ вертолетлары, “КАМАЗ” йөк машиналары яхшы билгеле”, – дип әйтте Татарстан Президенты. – Безнең продукциянең яртысы экспортка китә”.

ТР Президент билгеләгәнчә, республика җитәкчелеге төп басымны инновацион үсешкә бирә. Моның өчен Татарстанда ике махсус икътисадый зона, индустриаль парклар һәм технопарклар, инжиниринг үзәкләре булдырылды.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, Казан Россиядә фән һәм мәгариф үзәкләренең берсе булып тора. Республикада фәннәр академиясе һәм 30 вуз эшли, аларда 200 меңгә якын студент белем ала, шул исәптән 5500 – чит ил вәкилләре. “Без республикада чит ил студентлары санын арттырырга шат булабыз”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, республика халыкара һәм тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстанның 15 чит ил вәкиллеге бар, 130дан артык ил белән икътисадый һәм сәүдә элемтәләрен үстерә. Узган ел Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 900 млрд. сум чамасы булды.

Алдынгы рейтинг агентлыклары бәяләвенчә караганда, Татарстан – РФның инвестицияләр өчен кызыклы төбәкләренең берсе. “БДБ, Европа, Америка, Азия-Тын океан регионы һәм Якын Көнчыгыш илләренең күп санлы әйдәп баручы компанияләре республикада уңышлы эш алып бара”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук республика Евразиядәге интеграцион процессларда актив катнаша, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән нәтиҗәле эш алып бара.

Рөстәм Миңнеханов презентациядә катнашучыларга Татарстанның мәдәни казанышлары турында да сөйләде. 2013 елда Сабинтуйны бәйрәм итү, ТР Президенты сүзләренчә, 24 илдә узды, ә бүгенге презентациядә катнашучыларны Р.Миңнеханов Казандагы Сабантуйга чакырды.

Татарстан Президенты республикадагы эре спорт вакыйгалары һәм алга таба уздырылачак 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионаты кебек чаралар турында хәбәр итте.

“Без сезне Татарстанда һәрвакыт көтәбез, – дип мөрәҗәгать итте илчеләргә Рөстәм Миңнеханов. – Сезне бизнес-делегацияләрегез белән бергә каршы алу безгә шатлыклы булачак. Без хезмәттәшлеккә ачык һәм республикада үз проектларын гамәлгә куярга карар кылган чит ил компанияләренә максималь рәвештә ярдәм итәчәкбез”.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев презентациядә катнашучыларга РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин исеменнән сәламләү сүзен җиткерде, шуннан ТР вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов Татарстан икътисады турындагы нотык белән чыгыш ясады. Республика вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов мәгълүматлаштыру өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион куәте турында хәбәр итте. “Алабуг” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев махсус икътисадый зона мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Презентацияне йомгаклап, катнашучылар өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*