tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Бу ел безнең тарихка кереп калачак”
Рөстәм Миңнеханов: “Бу ел безнең тарихка кереп калачак”

Рөстәм Миңнеханов: “Бу ел безнең тарихка кереп калачак”

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казанда “Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышы тәмамланды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Коръән уку белән башланган пленар утырышта беренче булып Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул мондый очрашуларның гадәткә кереп китүен һәм форумда борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышу турында билгеләп үтте. “Бу ел безнең тарихка кереп калачак. Иртәгә, Алла теләсә, без барыбыз да безнең Болгар ислам академиясенә нигез салачакбыз. Ул көнне без күптән хыялланып көттек. Бу эшебезне Россия Президенты Владимир Путин хуплады, – диде ул һәм бу эшне безгә матур итеп башкарып чыгарга кирәклеген ассызыклады. – Күреп торасыз, Россиядә диннәр һәм милләтләр арасында тынычлык, әмма дөньяда ыгы-зыгылар бик күп. Шуңа да Россия күләмендә мондый уку йорты булдыру ул Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә мөһим. Безгә мәдрәсәләребезгә, югары уку йортларына икенче төрле карарга, аларга ярдәм итәргә кирәк”.

Президент фикеренчә, бүгенге мөфтиләр һәм муллалар кебек кешеләр киләчәктә дә кирәк. “Безнең тиешле күләмдә һәм яхшы укыту йортлары булмаса, динебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга авыр булачак. Шуңа республика күләмендә мондый уку йортлары программаларын яңадан караячакбыз”, – диде ул һәм форумга җыелучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.  Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды.

Искәртеп узабыз: быелгы форумда 68 төбәктән 916 делегат катнаша, шуларның 52се — хатын-кыз. Аларның иң өлкәне һәм иң яше Чувашия Республикасыннан: 94 яшь һәм 20 тирәсе. Географик яктан караганда, VII Бөтенроссия дин әһелләре форумына Сахалин, Приморьедан кадәр вәкилләр килгән. Яһүд автономияле округы, Амур өлкәсе һәм Хабаровск крае, Дагстан Республикасыннан мондый чарага беренче тапкыр килүләре икән.

 

Лилия Локманова, “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*