tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды

Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премисенә “Утлы дала” ике томлы тарихи роман өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләр сериясе өчен Владимир Попов лаеклы булды. Җыелганнарны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бу ел үзенчәлекле.

“Бүгенге бәйрәм алдыннан республика тормышында бик күп әһәмиятле вакыйгалар булды, – дип искәртте ул. – Әлеге ел – Россиядә Мәдәният елы, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртә, ә күптән түгел Болгар ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде”. «Бүген без бик күп объектларда булдык, һәм бәйрәмнең йомгаклау өлеше – безнең мәдәният өлкәсендә төп премияне тапшыру», – дип әйтте Татарстан Президенты.

Ул лауреатларга премияләрне тапшырды, алар үз чиратларында жюрига танулары өчен рәхмәт белдерделәр. Рәсми өлештән соң мәйданда бәйрәм концерты башланды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Михаил Миронов

М. Козловский    фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*