tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов губернаторларның тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты
Рөстәм Миңнеханов губернаторларның тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыкларының тотрыклылыгы рейтингында беренче баскычта урнашты. Рейтинг «Минченко Консалтинг» коммуникация холдингы аналитиклары тарафыннан төзелгән.

ТР Президенты быел сайлауда катнашачак җитәкче-инкумбентлар арасында әйдәп бара. Икенче урында — Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, өченчедә — Тамбов өлкәсе башлыгы Александр Никитин.

«Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның ярдәме һәм җирле элита сафларында компромисска ирешү хисабына үз позицияләрен сизелерлек ныгытты», — дип искәртте экспертлар.

Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, республикада «элиталар һәм халык фикерен хуплауда чатаклык» күзәтелми.

Моннан тыш, сәясәт белгечләре Татарстанның төбәк IT-индустрия лидеры буларак илкүләм цифрлаштыруга кушылуы «Миңнеханов — Хөснуллин (РФ Хөкүмәте вице-премьеры) — Мишустин (Россия Премьер-министры) ресурс элитаара чылбырын формалаштыруына» да игътибар юнәлтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*