tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “хәләл” тамгасы белән чыгарыла торган продукцияне җитештерү таләпләренә туры килүен тикшерергә йөкләде
Рөстәм Миңнеханов “хәләл” тамгасы белән чыгарыла торган продукцияне җитештерү таләпләренә туры килүен тикшерергә йөкләде

Рөстәм Миңнеханов “хәләл” тамгасы белән чыгарыла торган продукцияне җитештерү таләпләренә туры килүен тикшерергә йөкләде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка “хәләл” тамгасы куелган продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты.

Тикшерү оештыруга “Челны-мясо” ҖЧҖ (Татарстанның Тукай районы) оешмасы дуңгыз итеннән ясалган продуктка “хәләл” тамгасы куеп чыгару сәбәп булган.

Шимбә көнне узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “хәләл” дуңгыз булырга мөмкин түгел, шуңа да әлеге тамга дөрес була алмый.

Бүгенге көнгә җитештерүче компания хатасы өчен гафу итенде, тикшерү вакытында әлеге продуктны җитештерүне туктатты. Шулай да Рөстәм Миңнеханов “хәләл” продукталрын сертификацияләүгә игътибарлы булырга өндәде.

Республикада соңгы вакытта хәләл базары юнәлешен үстерү эше бара. Рөстәм Миңнеханов күзәтчелек органнарын “хәләл” тамгалы продукцияне тикшерергә өндәде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фото: realnoevremya.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*