tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорын орден белән бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорын орден белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Ислам институты ректорын орден белән бүләкләде

атарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” исемле орден белән бүләкләде. Бүләкләү чарасы бүген институтның егерме еллык юбилеен уздыру чаралары кысаларында булды.

Торжественное мероприятие, посвященное 20-летию 
Российского исламского института.
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Президент Рәфыйк Мөхәммәтшинның Россия ислам институты һәм илнең ислам мәгариф системасы үсешенә мөһим өлеш кертүен билгеләп узды. “Сүз урта һәм югары дини белем бирү системасының бердәм стандартларын – моңа кадәр булмаган стандартларын булдыру турында бара”, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен сезгә аеруча зур рәхмәтемне белдерәсем килә”.

Торжественное мероприятие, посвященное 20-летию 
Российского исламского института.
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президенты Идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе Владимир Ереминны “Фидакарь хезмәт өчен” Республика медале белән бүләкләде.

Торжественное мероприятие, посвященное 20-летию 
Российского исламского института.
Принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Президенты Администрациясе, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре, чит ил кунаклары, мөселман белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мөгәллимнәр катнашты.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/06/176523/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*