tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча оештыру комитеты булдырды
Рөстәм Миңнеханов “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча оештыру комитеты булдырды

Рөстәм Миңнеханов “Изге Болгар җыены”на әзерлек буенча оештыру комитеты булдырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз указы белән ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены”н бәйрәм итүгә әзерләнү буенча оештыру комитеты булдырган.

Документ текстында язылганча, һәр елны 1 мартка кадәр комитет “Изге Болгар җыены”н әзерләү һәм үткәрү буенча республика планын әзерләп, расларга тиеш. Аннан оештыручылар бу чараны тормышка ашыруны тәэмин итү өчен җаваплы.

Оештыру комитетын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли. Аның урынбасарлары итеп республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм республика Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев куелган.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*