tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

3 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында Казахстан Республикасының татар җәмәгатьчелеге оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу «Казмедиа» медиа-үзәгендә узды.

2009 елгы халык исәбен алу күрсәткечләренә караганда, Казахстанда бүген 204 меңнән артык татар яши. Республикада берничә татар иҗтимагый оешмасын һәм милли-мәдәни үзәген берләштерүче ике ассоциация эшләп килә.

Шундагы күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнехановка бүген Казахстанда җирле татарлар тарафыннан гамәлгә ашырылучы берничә перспективалы проект турында сөйләделәр. Шулардан: Сәмәй шәһәрендә «Иртыш моңнары» татар сәнгате халыкара фестиваль-конкурсын уздыру, «Җидепулат татарлары» айлык иҗтимагый газетасын әзерләү һәм татар һәм рус телләрендә чыгару, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендәге тормыш чорын һәм иҗатын өйрәнү һәм башкалар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Татар Авазы» бөтендөнья татар интернет-радиосын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Проектның төп максаты – төрле илләрдә яшәүче татар язучыларын берләштерү һәм тыңлаучыларны аларның иҗаты белән таныштыру.

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан татарлары үз телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм рухи байлыкларны арттыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Казах һәм татар халкын туганлык элемтәләре берләштерә, диде ТР Президенты, безнең телебез, гореф-гадәтләребез охшаш, динебез бер.

Ул ил җитәкчелегенә җирле татарларга ярдәм күрсәткәне һәм аларның мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә шартлар тудырганы өчен аерым рәхмәтен белдерде. Быел Сабантуй милли бәйрәме Казахстанның 20 шәһәрендә узган.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген бөтендөнья татарларын берләштерү өчен берничә проект эшләп килә: татар телен онлайн өйрәнү өчен яңа методикалар эшләнә, «ТНВ-Планета» спутник телеканалы эшли. Бу юнәлештә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты зур эш алып бара.

Татарстан Республикасы Президенты татар җәмәгатьчелеге активистларына халкыбыз хакына башкарылучы эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. «Әгәр без аралашып яшәмәсәк, проблемаларыбызны бергәләшеп хәл итмәсәк, без барысын да югалтачакбыз. Статистика буенча ел саен дөньяда берничә дистәләгән тел юкка чыга. Минемчә, уртак тырышлыгыбыз белән татар теле Җир йөзенең төрле тарафларында бик озак яңгырар әле», – диде ул.

Чыгышларында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка  Казахстанда яшәүче татарларга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйттеләр.
Татарстан Президентына җирле татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуга юнәлгән төрле мәдәни һәм мәгариф чаралары уздырулары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка Казахстан һәм Татарстан Республикасы татар эшкуарлары хезмәттәшлегенең эшлекле рәвешләре турында хәбәр иттеләр, шулай ук бизнес-контактларны үстерүдә ярдәм күрсәтүен сорадылар.

Азакта Рөстәм Миңнеханов татар оешмаларының аеруча тырыш җитәкчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды. Мондый истәлекле бүләккә Риодагы Олимпия уеннарының көмеш призеры Гүзәл Манюрова (ирекле көрәш) һәм 2016 елгы Паралимпия уеннарының алтын медале иясе  Зөлфия Габидуллина (йөзү) лаек булды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*