tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы татарларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтен җиткерде
Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы татарларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтен җиткерде

Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы татарларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтен җиткерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда татарларга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтле булуын әйтте. Бу хакта ул Казан Ратушасында Россия һәм Казахстан арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 20нче утырышында чыгышында билгеләп узды.

“Казахстанда татарлар күп. Гел очрашып торабыз. Мин Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка татарларга үз мәдәниятен, милли үзенчәлеген саклап калу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтемне җиткерәм”, – диде Президент.

Татарстанның Казахстан белән хезмәттәшлеге буенча эшче төркем утырышы уздырырга вакыт тапканнары өчен, Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Маминга рәхмәтен җиткерде.

“Сезне һәм безне кызыксындырган сораулар буенча фикер алыштык. Россия-Казахстан мөнәсәбәтләренә Татарстан да мөһим өлешен кертә дип уйлыйм”, – диде Миңнеханов.

Ул үзара товар әйләнешен 1 млрд долларга җиткерү бурычын хәл ителәчәгенә ышанычын белдерде. “Без төбәкара дәрәҗәдә актив эшлибез. Казахстаннан коллегалар бирегә еш килә. Тиздән тагын бер очрашу узачак. Туризм сораулары да зур мәсьәлә санала”, – диде.

Аның әйтүенчә, сәүдә-иктисади мөнәсәбәтләреннән тыш, белем бирү програмалары буенча хезмәттәшлек яхшы бара. Казахстанның 1,5 мең студенты Казанны университет белеме өчен сайлаганын әйтте.

Татар-информ
фото president.tatar.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*