tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы “Татарстан – Яңа гасыр” корпунктында булды
Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы “Татарстан – Яңа гасыр” корпунктында булды

Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы “Татарстан – Яңа гасыр” корпунктында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Эшлекле сәфәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Эшлекле сәфәр барышында Татарстан Республикасы Президенты Астананың «Казмедиа» телеүзәгендә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Казахстандагы хәбәрчеләр пункты белән танышты. Казахстанда әлеге корпункт 2018 елның 2 апрелендә ачылган һәм “ТНВ” телеканалында аларның  биш сюжеты дөнья күргән.

Казахстандагы “ТНВ” хәбәрчеләр пунктының җитәкчесе Төхбәтова Аделия сүзләренә караганда, хәбәрчеләр пунктының төп максаты – Казахстан Республикасында яшәүче татарларның көнкүрешен һәм борчыган мәсьәләрен яктырту. Хәбәрләр төрле яшьтәге телевизор караучылар өчен төшерелә.  Сюжетларларда татар иҗтимагый бергәлекләре, татар телен, татар халкының мәдәниятен һәм сәнгатен саклау өчен көч куйган шәхесләр яктыртырга ниятлиләр; башка этнослар белән дуслык темасы яктыртырга җыеналар.

Татарстан Президенты “ТНВ” хәбәрчеләр пунктына уңышлар теләп: “Казахстан илендә 200 меңнән артык милләттәшебез яши. Катнаш гаиләләр күп. Гореф-гадәтләребез, динебез уртак, телебез бик охшаш. Бергәләшеп дуслыкта, татулыкта эшләргә язсын”, – диде. Бу хәбәрчеләр пункты ачылу ике республика арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытыр, дигән теләкләрен дә җиткерде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*