tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Казанда Корбан бәйрәме намазында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Казанда Корбан бәйрәме намазында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Казанда Корбан бәйрәме намазында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казанның Галиев мәчетендә Корбан бәйрәме намазында ктанашты. Намазны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин уздырды.

Бәйрәм хөтбәсендә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан бәйрәме тарихы турында сөйләде.

Хөтбәсендә Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белем алу темасына да тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, һәр теләгән кеше Ислам турында белем алырга мөмкин. Моның өчен республикада мәдрәсәләр, Россия ислам университеты һәм   Болгар ислам академиясе бар.

Шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын да укып чыкты.

Хөтбә тәмамланганнан соң Галиев мәчетендә бәйрәм намазы укылды.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән бергәләп, Федосеевская урамында төзелгән яңа мәчеткә юнәлделәр. Мәхәллә кешеләре – мәчетне төзү инициаторлары – монда да Корбан бәйрәме уңаеннан беренче намаз укыдылар. Татарстан Республикасы Президентына мәчет төзелеше һәм аның архитектур үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*