tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсе татар конгрессына микроавтобус бүләк итте
Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсе татар конгрессына микроавтобус бүләк итте

Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсе татар конгрессына микроавтобус бүләк итте

Курган өлкәсе Әлмән авылындагы Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысовка “Форд-транзит” микроавтобусы ачкычы тапшырды.

Сабан туе ачылышында беренче булып кунакларны губернатор Алексей Кокорин сәламләде. Ул Курганның авыл хуҗалыгы өлкәсе булуын искәртте, бу бәйрәмнең өлкә өчен якын булуын әйтте. Алексей Кокорин бу бәйрәмнең төрле халыкларның үзара аралаша, бер-берсен өйрәнә торган урыны булуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, Сабан туен иң матур бәйрәмебез дип атады. “Исәнлек-саулык, киләчәктә дә шулай күрешергә язсын. Исән-сау булыйк, алга таба барыйк”, – диде ул. Рус телендәге чыгышында ул татарларның биредә күп гасырлар яшәвен искәртте. “Илебез күпмилләтле, төрле дин вәкилләре яши. Сабантуй – татарларның, башкортларның яшәвен күрсәтү формасы”, – диде ул. Бәйрәмне оештырган өчен өлкә хакимиятенә, Кукмара районына рәхмәт әйтте.

Курган өлкәсендә татар милли-мәдәни тормышында актив катнашкан шәхесләргә бүләкләр тапшырылды. Татарстан Президенты указы белән Курган өлкәсе халык иҗаты һәм кино үзәге дәүләт мәдәни учреждениесе башкорт-татар мәдәнияте үзәге мөдире Земфира Закурдаевага Рәхмәт хаты бирелде. “Кургансемена” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Марат Исламовка, Әлмән районы башлыгы Дамир Сөләймановка, татар коннрессының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Әхмәдулла Хәбибуллинга Президентның рәхмәте белдерелде.

Сабантуй батырына Президенттан бүләк “Лада Гранта” автомобиле биреләчәк дип игълан ителде.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/14/167853/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*