tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Кургандагы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша
Рөстәм Миңнеханов Кургандагы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша

Рөстәм Миңнеханов Кургандагы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша

Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе башланып китте. Милли бәйрәмгә иртә таңнан халык агыла башлады. Бирегә кунаклар Россиянең 20гә якын төбәгеннән җыелды. Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин кунакларны һәм җирле халыкны сәламләп, Сабантуйның халыкның иң яраткан бәйрәме булуын билгеләп үтте. Ул Сабантуйны өлкәдә оештыруда зур ярдәм күрсәткән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, бәйрәмнең беренче минутларыннан ук Сабантуйның уңышлы узачагын әйтергә мөмкин.

Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Аны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев озатып йөри.

Рөстәм Миңнеханов Курган төбәгенә җыелган барча халыкны кайнар сәламләде.

– Сезне чын күңелдән халкыбызның иң яраткан бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм. Бүген без Сабантуйны бик күп милләтләр, шул исәптән татар һәм башкорт милләт вәкилләре гомер иткән бу гүзәл җирдә үткәрәбез. Безнең ил ул күпмилләтле,күпконфессияле. Бүген менә татар һәм башкортларның яшәешен күрсәтәбез – Сабантуй уздырабыз. Быел Бөтенроссия авыл сабан туен Курган төбәге мәйданында уздыру мөмкинлеге туды.Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Рәхмәт Сезгә. Бәйрәм белән сезне. Бергә булыйк, бердәм булыйк, – дип Рөстәм Миңнеханов кунакларга күңелле бәйрәм теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*