enrutat
Баш бит / Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә беренче мәртәбә уздырыла торган “Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашты.

Форумын оештыручы һәм инициаторы — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. Очрашу максаты – Мәскәү төбәгенең яшьләр берлекләрен җыю, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәү. Чара исә Татарстан АССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган.

Анда катнашкан барлык яшьләр — Татарстан Республикасында яисә Россия төбәкләрендә туган татарлар. Һәр Мәскәү югары уку йортында диярлек, татарстанлыларны һәм татарларны берләштерүче клублар бар. Алар барысы да Яшьләр советына керәләр, ул Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган.

“Мәскәү-Татарстан күпере” яшьләр форумы барышында яшьләр Рөстәм Миңнехановка кызыксындыручы темаларга сорауларын бирә алдылар. Аерым алганда, Татарстан Президентын Мәскәү дәүләт университетына татар студентларына кунакка чакырдылар, ә Мәскәүдә армиядә хезмәт итүче татарстанлылар республика тарафыннан ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

Форумда катнашучыларны шулай ук яшьләргә ярдәм программалары, эшкә урнашу һәм карьера мәсьәләләре кызыксындырды. Рөстәм Миңнеханов “Талантлар белән стратегик идарә итү” республика программасы, “Алгарыш” программасы турында сөйләде.

Актив яшьләр укуны тәмамлаган яшьләрне ничек итеп Татарстанга – ватаннарына кире кайтару турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

Очрашуда үрнәк булырлык кешеләр дә катнашты – ветераннар, атказанган табиблар һәм төзүчеләр, дин әһелләре. Аерым алганда, РФ Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы Равил хәзрәт Гайнетдин Рөстәм Миңнехановка Мәскәүнең Җәмигъ мәчетен төзүдә ярдәме өчен (Татарстан акчалата һәм оештыру ягыннан ярдәм итә) рәхмәт белдерде, һәм төзелеш тәмамлангач, ачу тантанасы булачагы туныда хәбәр итте.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы лидерына милли татар календарен бүләк иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бүген яңгыраган бөтен тәкъдимнәрне эшкә алырга сүз бирде.

ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татарстан-Яңа гасыр” филиалы (ТНВ Мәскәүдә) материалларына нигезләнеп, шул хакта хәбәр итте.

http://www.tatar-inform.ru материаллары буенча

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*