tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Россиянең топ-50 медиаперсоналары исемлегенә керде
Рөстәм Миңнеханов Россиянең топ-50 медиаперсоналары исемлегенә керде

Рөстәм Миңнеханов Россиянең топ-50 медиаперсоналары исемлегенә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Медиология» версиясе буенча Россиядәге 50 персона исемлегенә керде.

Рөстәм Миңнеханов рейтингның 23нче урынын алган, ул Россия массакүләм мәгълүмат чараларында 119 333 тапкыр телгә алынган. Әлеге исемлектә аның белән янәшә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл урнашкан.

Исемлекнең абсолют лидеры — Россия Президенты Владимир Путин. Массакүләм мәгълүмат чараларында аны телгә алулар саны якынча 4 млн булган. Өчлеккә шулай ук Премьер-министр Михаил Мишустин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин да кергән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*