tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе татарлары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе татарлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе татарлары белән очрашты

8 ноябрьдә Ростов шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика делегациясе визиты кысаларында Ростов өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Очрашуда өлкә губернаторы Василий Голубев та катнашты.

Татарстан Президенты, очрашуны ачып, Ростов өлкәсе губернаторына әлеге очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. “Безгә үзебезнең телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу бик мөһим. Ростов өлкәсе җитәкчелегенә, шәхсән губернаторга барлык милләтләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алганнары өчен бик рәхмәтлемен”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, татарлар гадәттә үзләре яшәгән регионның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, һәм Ростов өлкәсендә дә татарлар актив.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев милләтара аралашуның уникаль системасын саклап калу зарурлыгын ассызыклады. Аның сүзләренчә, бүген өлкәдә 150дән артык милләт яши, шул исәптән 18 меңгә якыны татарлар. Губернатор билгеләп үткәнчә, Ростов өлкәсе татарлары Сабантуйны бәйрәм итәләр, татар мәдәнияте көннәре, башка гамәлләр уздыралар. “Һәм иң беренче чиратта бу активлык татар җәмәгатьчелегенә хас”, – диде В.Голубев.

Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка региондагы татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге турында сөйләделәр. Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, Ростовта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын оештырырга сорадылар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров иҗтимагый оешмалар вәкилләренә мәдәни багланышлар өчен, татар телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.

“Бүгенге очрашу Ростов өлкәсендәге татарларга мөнәсәбәтләрнең яхшыруын белдерә. Һәм бу мөнәсәбәтләрнең кадерен белергә кирәк, – дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында. – Җәмгыять белән хакимият арасында диалог булырга тиеш, монда ул җайга салынган”.

Р. Миңнеханов Ростов өлкәсе татарлары иҗтимагый оешмалары активистларына Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хатларын тапшырды һәм очрашуда катнашучылар белән фотога төште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*