tatruen
Баш бит / Слайдер / Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй – дуслар белән очрашу өчен яхшы сәбәп
Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй – дуслар белән очрашу өчен яхшы сәбәп

Рөстәм Миңнеханов: Сабантуй – дуслар белән очрашу өчен яхшы сәбәп

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округындагы Кадниково авылында узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Чарада шулай ук Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев, Башкортостан Республикасы Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.

12 нче өлкә Сабантуе Свердловск өлкәсе губернаторы, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы ярдәмендә уздырыла.

Кунакларны иҗади коллективлар, татар халык ашы чәк-чәк белән сыйлап, каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Куйвашев «Ак ат» спорт комплексында ат чабышларын карады.

Кунаклар шулай ук милли гореф-гадәтләргә багышланган чатырларны карады, юиредә Татарстан Республикасы халык һөнәрләре тәкъдим ителгән. Кунакларга агач, тире, пыяладан ясалган сувенирлар, татар халык киемнәре күрсәтелде. Рөстәм Миңнеханов Евгений Куйвашевка татар һөнәрләре турында аңлатмалар биреп барды.

ТР Азнакай районы оештырган мәйданчыкта Евгений Куйвашев чүлмәк ватып карады. Аннан кунакдар Башкорт мәйданчыгын, Свердловск өлкәсе милли мәдәнияты үзәге мәйданчыгын карады.

Төп сәхнәдә Сабантуйга багышланган тамаша күрсәтелде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкорт дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясады.

Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев халыкны татар телендә сәламләде. «Безне бүген бәйрәм генә түгел, ә борыңгы гореф-гадәт берләштерде. Электән билгеле, үз мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен саклый алган халык кына көчле була. Бүгенге бәйрәм татар һәм башкортны берләштерә. Бу көнне без бергә бәйрәм итәбез, бер-беребезне котлыйбыз, бу тагын бер кат бер-беребезгә яхшы сүзләр әйтү өчен сәбәп», — диде Куйвашев.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне югары дәрәҗәдә әзерләүне ассызыклады. Ул Евгений Куйвашевка, Сысерть районы җитәкчелегенә, шулай ук Татарстанның Азнакай районына матур итеп Сабантуйны оештырулары өчен рәхмәт әйтте. «Бүгенге Сабантуй — дуслар белән тагын бер кат очрашуга, үз гадәтләребезне күрсәтергә сәбәп, һәм мондый мөмкинлек бар», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсенең татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән кешеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Аннан Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Куйвашев көрәш карады. Батыр исемен Татарстан, Россия һәм Европа чемпионы Раил Нургалиев яулады. Бүләккә аңа Лада Гранта автомобиле бирелде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*