tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Сахалинда яшәүче татарлар активы белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Сахалинда яшәүче татарлар активы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Сахалинда яшәүче татарлар активы белән очрашты

24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты.

Очрашуда Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

«Без уртак рухи кыйммәтләребезне үстерүгә керткән өлешегез өчен  сезгә бик рәхмәтле, – диде Татарстан Президенты, Сахалинда яшәүче татарлар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп. – Безнең барыбызны да татар телен, мәдәниятен һәм үз халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу гаме һәм омтылышы берләштерә».

Рөстәм Миңнеханов Сахалин җитәкчелегенә һәм Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемякога шушы җирдә яшәүче татарларның мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты чит илләрдә ватаннарыннан ерак яшәүче татарларны берләштерү һәм алар белән хезмәттәшлек итү өчен Татарстанда гамәлгә ашырылучы программалар һәм проектлар турында кыскача гына сөйләде. Бу шул исәптән – «Ана теле» татар телен өйрәтү буенча онлайн мәгариф проекты, «ТНВ-Планета» спутник телеканалы тапшырулары һәм башкалар, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының дөньяның барлык татарларын берләштерү эшен аерым билгеләп үтте.

Очрашу барышында Сахалин татарлары активы вәкилләре Рөстәм Миңнехановка үзләрен кызыксындыручы сорауларны бирделәр.

Татар шагыйре Габдулла Тукайга Сахалин өлкәсенең берәр шәһәрендә сквер ачу һәм һәйкәл кую мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда фәнгә һәм мәгарифкә җитди игътибар бирелә. Республикада күп кенә югары уку йортлары урнашкан, шулар арасында Казан федераль  университеты, ике илкүләм тикшеренү университеты. Ул Сахалин яшьләрен Татарстан югары уку йортларына укырга керергә чакырды.

Моннан тыш, Сахалинга практика узу өчен студентлар – татар теле, вокал, бию һәм гамәли сәнгать укытучыларын җибәрү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Сахалинда Сабантуе оештыру мәсьәләсен күтәрделәр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика һәрвакыт милли татар бәйрәмен уздыруга ярдәм күрсәтә. Очрашуда катнашучылар Сахалинда «Ерак Көнчыгыш Сабантуе» уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар, бу Ерак Көнчыгыш татарларын берләштерүгә ярдәм итәр иде, диделәр алар.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*