tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашкан республика спортчылары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашкан республика спортчылары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашкан республика спортчылары белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Спортның су төрләре буенча XVI ДЧда Россия җыелма командасы составында катнашкан республика спортчылары белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында бүген узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм спортчыларның тренерлары катнашты.

Очрашу башында синхрон йөзү буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булган Лилия Низамовага, шулай ук аның тренеры Нинель Кожедубка ТР Президенты рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов очрашуга килүчеләрне ДЧның уңышлы тәмамлануы белән котлады һәм FINA президенты Хулио Маглионе аны Халыкара йөзү федерациясе тарихында иң яхшы чемпионат дип белдерүен искәртте. “Россия делегациясе составында Татарстан вәкилләре булуы – күңелле хәл. Россия гомумкоманда зачетында өченче урынны алды. Федерация җитәкчеләре, Россия Спорт минисрлыгы һәм без йомшак урыннарны кайда резервлар булуын күрдек дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. – Синхрон йөзүдә Россия командасы үз көндәшләреннән ике башка югары һәм без бу позицияне сакларга тиеш. Шулай ук башка дисциплиналарда да күтәрелү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”.

Ул шулай ук Казанның чемпионатка яхшы әзерләнүенә һәм казанлыларның “Мастерс” турниры кысаларындагы спорт чараларына актив йөрүләренә игътибарны юнәлтте.
“Илкүләм җыелма команда составына эләгү – бу җитди адым. Киләсе елда Олимпиада узачак, анда Татарстан вәкилләре дә булырга тиеш. Без яхшыга өметләнәбез. Әмма моның өчен хезмәт, система, әлбәттә, потенциал кирәк. Без спортчылар өчен барлык шартларны тудырырга тиеш, – диде Миңнеханов. – Дөньякүләм дәрәҗәдә чыгыш ясарлык спортчылар булуы белән горурланабыз. Кемдер уңышка иреште, кемдер – юк. Спорт ул спорт, әмма потенциал зур”, – дип саный ул.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга дөнья чемпионатын үткәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Беренче тапкыр Россия җыелма командасында шул кадәр күп татарстанлылар керде, дип ассызыклады ул.

Очрашуда шулай ук спортчылар һәм аларның тренерлары да рәхмәт сүзләре һәм тәкъдимнәрен белдерделәр. Аерым алганда, Чаллыда синхрон йөзү үзәге булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*