tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды
Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча республиканың чаралар планы расланган, барлык муниципаль берәмлекләрдә, министрлыкларда, ведомстводарда планнар эшләнгән, тиешле оештыру комитетлары һәм эш төркемнәре булдырылган.

«Бу дата үткән юлыбызга борылып карау өчен җитди импульс бирә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика тарихы буенча белешмәләрне эзләп табу өчен архив, фәнни-эзләнү, туган якны өйрәнү эшләре башкарылды. Бу эшкә яшьләрнең, ветераннарның, архив һәм фәнни бергәлекләренең дә кушылуы шатлыклы күренеш».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Бүген Казанның Большая Красная урамында тантанлы төстә республиканың күренекле дәүләт эшлеклеләре Фикрәт Табиевка һәм Гомәр Усмановка мемориаль такталар ачылды.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыгыш ясады.

Васил Шәйхразиев искәрткәнчә, республиканың күренекле эшлеклеләре – мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның, Советлар Союзы Герое очучы Михаил Девятаевның, опера җырчысы Мөнирә Булатованың, дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт Сабировның исемнәрен мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссия төзелгән.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, 2017 елның ноябрендә Казанда  «Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы багланышлары. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» темасына фәнни-гамәли конференция узачак.

2019 елда татар һәм рус телләрендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган альбом чыгарылачак.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та чыгыш ясады.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев районнарда бу датага әзерлек турында мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шулай ук билгеләп үткәнчә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының Республика көне – 30 август алдыннан узуы да бик күркәм күренеш.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгак ясап, белдергәнчә, республиканың күренекле эшлеклеләре исемнәрен популярлаштыру эше дәвам итәчәк. Тулаем ТАССР төзелүнең 100 еллыгын  бәйрәм итүгә әзерлек җәмгыятьне берләштерәчәк, шулай ук тарихыбызны тирәнрәк белергә ярдәм итәчәк, диде ул.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*