tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Татар тарихына кагылышлы җитди планнар бар”
Рөстәм Миңнеханов: “Татар тарихына кагылышлы җитди планнар бар”

Рөстәм Миңнеханов: “Татар тарихына кагылышлы җитди планнар бар”

Тарих институтының 20 еллыгына багышланган күргәзмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар тарихына багышланган җитди экспозиция ясарга кирәклеген әйтте. Президент фикеренчә, Татарстанның киләчәген аның нигезен өйрәнгәннән соң гына күреп булачак.

Бүген Татарстан дәүләтчелеге музеенда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган күргәзмә экспонатлары белән танышырга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар тарихына кагылышлы бик җитди планнар бар дип белдерде. Күргәзмәдә шулай ук дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та бар иде.

Тарих институты мөһим эшләр башкара, диде Миңнеханов. “Республиканың киләчәген, аның нигезен өйрәнгәннән соң гына күрәчәкбез. Һәркем үз тарихын белергә тиеш. Татар тарихына багышланган җидетомлык имеш-мимешләргә түгел, ә фундаменталь документларга таянып язылган. Безнең тарихны, мәдәниятне, динне барлыкка китергән шәхесләр күрсәтелгән. Бүгенге көндә бу безнең өчен бик мөһим. Әйтик, татар дин белгечләре иң көчлеләрдән саналган. Ә хәзер бездә нинидер бер ваккум барлыкка килде”, диде Татарстан президенты.

Миңнеханов сүзләренчә, кайбер сораулар, әйтик, кырым татарлары белән тарихи туганлык тамырларын тергезү, Төркия белән тарихи параллельләрне, керәшеннәрнең тарихын өйрәнү бүген дә актуаль булып кала.

Татарстан президенты татар тарихына багышланган җитди экспозиция ясарга киркәлеген дә әйтте. Кремль биналарын яңарту, тергезү планнары бар. Алар Татарстан халкы өчен генә түгел, килгән кунаклар өчен дә кызыклы булырга тиеш, диде Миңнеханов.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Тарих институты чыгарган җиде томлык “Татар тарихы” китабын зур уңыш дип атады. “Эш кайный биредә. Моңа кадәр безнең мондый хезмәт ясый алган юк иде. Аның мөмкинлекләре дә булмады, бигрәк тә идеологик яктан” диде Шәймиев.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов татар тарихы белән кызыксынучылар бигрәк тә яшьләр арасында арта ди. Җидетомлык белән танышырга сайтка керүчеләр күп икән. “Татарның килеп чыгышы турында 5 минутлык ролик әзерләгән идек. Ул бик тиз таралды. Хәзер 15 минутлык видеоролик ясыйбыз, аннары ислам диненә багышланган ролик та булачак,” ди Хәкимов. Тарих институтының “Татармультфильм” белән уртак проектлары да бар. Киләчәктә алар бөтен татар тарихын мультфильм итеп күрсәтергә исәплиләр.

Чара кысаларында җидетомлык “Татар тарихы” китабы колективына Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Хәкимовка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены тапшырды.

Тарих институты җитәкчесе урыбасары, тарих фәннәре докторы Радик Сәлиховка “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Гомум сораулар буенча җитәкче урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миңнуллин һәм Яңа тарих бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Татарстанның “Фидәкарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*