tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай провинцияләре белән актив хезмәттәшлек итә
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай провинцияләре белән актив хезмәттәшлек итә

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай провинцияләре белән актив хезмәттәшлек итә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның өч провинциясе – Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында узды.
Кытай Коммунистлар партиясенең (КПК) Сычуань провинциясе партия комитеты секретаре Пэн Цинхуа әфәнде белән очрашуда Татарстан Президенты ассызыклаганча, Сычуань – көньяк-көнбатыш Кытайның алга киткән сәнәгать үзәге. Монда автомобильләр төзелеше, металлургия, төзелеш, медицина һәм фармацевтика, гидроэнергетика, текстиль сәнәгать һәм башка тармаклар алга киткән.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан белән Сычуань провинциясе арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланган. Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылган. ТР Президенты белдергәнчә, Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясенең хезмәттәшлек өчен яхшы перспективалары бар. «Күп кенә Кытай компанияләре Татарстанда уңышлы эшлиләр. Сычуань провинциясенең эшлекле даирәләре безнең базарда үз урыннарын табар дип ышанабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашудан соң Татарстан Республикасы Президенты һәм Пэн Цинхуа әфәнде барында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Балалар республика клиника сырхауханәсе» ДАСУ белән Сычуань провинциясенең Кытай һәм Европа медицинасы клиникасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе парткомы секретаре Лю Цзяй әфәнде белән очрашты. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Шаньдун КХРның Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән беренче провинциясе булды (2008 ел). Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Хайер» корпорациясе белән багланышлар продуктив хезмәттәшлек үрнәге булып тора, ул Татарстанда суыткычлар чыгару заводы ачты һәм кер машиналары һәм аш бүлмәсе өчен җайланмалар заводларын төзү эшен алып бара. Моннан тыш, «КАМАЗ» компаниясе белән Кытайның «Вейчай» компаниясе арасында автомобильләр двигательләре җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек актив үсә. «Барлык бу мисаллар икътисадый мөнәсәбәтләрнең тыгыз булуын раслый», – диде Рөстәм Миңнеханов.

КПКнең Чжэцзян провинциясе комитеты секретаре Че Джун әфәнде белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов быел май аенда үзенең бу провинциягә эш сәфәрен искә төшерде. «Без продуктив очрашулар һәм бизнес-форум уздырдык, эре компанияләрдә – „Алибаба“ һәм „Хиквижин“да булдык», – диде ул.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Чжэцзян – Кытайның чит илләр инвестицияләрен җәлеп итү буенча алга киткән провинцияләрнең берсе. «Сездә химия сәнәгате, югары технологияләр өлкәсе, электрон коммерция, авыл хуҗалыгы алга киткән», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Че Джун Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Чжэцзян провинциясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*