tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентын сайлауда теркәлү өчен документлар тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентын сайлауда теркәлү өчен документлар тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентын сайлауда теркәлү өчен документлар тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесен сайлауда кандидат сыйфатында теркәлү өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат сыйфатында теркәлү өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тәкъдим итте», – диде ул.

Документлар пакетына шул исәптән муниципаль депутатлар тарафыннан Миңнехановны хуплап җыелган имзалар да кертелгән. Документларны ун көн дәвамында тикшерәчәкләр, шуннан соң ТР Үзәк сайлау комиссиясе теркәү турында карар кабул итәчәк.

Республиканың гамәлдәге җитәкчесе президентлыкка кандидат сыйфатында «Бердәм Россия» партиясеннән тәкъдим ителгән. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә күпчелек депутатлар Рөстәм Миңнехановны хуплап тавыш биргән.

Татарстан Президентын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә – 2020 елның 13 сентябрендә узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*