tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен лауреатларны бүләкләде
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен лауреатларны бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен лауреатларны бүләкләде

14 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен лауреатларны ТР Президенты премиясе белән бүләкләде.

«Ике ел элек гражданлык җәмгыяте институты үсешенә өлеш керткән өчен булдырылган премияне без республиканың Иҗтимагый палатасын төзү турында карар кабул иткән көнне тапшырабыз. Россия Президенты Владимир Путин гражданлык җәмгыяте үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтүгә зур әһәмият бирә. Бу максаттан дәүләт хезмәт күрсәтү базарына коммерциячел булмаган оешмаларны кертү тәкъдим ителә, Президент грантларын бирү тәртибе гадиләштерелә», – дип белдерде үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Президенты.

250 мең сумлык ике премияне Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың студентлар иҗтимагый эшчәнлеге башында торган – Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының җинаять хокукы кафедрасы профессоры, «Университет НКО» проекты концепциясе авторы Игорь Бикеевка, шулай ук «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиевага тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан – коммерциячел булмаган оешмалар саны һәм активлыгы буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында. Республикада коммерциячел булмаган оешмалар эшенең нәтиҗәсен арттыру өчен барысы да эшләнелә: дәүләт программалары булдырыла, грантлар бүлеп бирелә, ресурс үзәкләр ачыла. Президент премиясе – иң активларга ярдәм итүнең әһәмиятле чарасы. Быел аны алуга 74 кеше дәгъва кылды. Шуларның бишесе җиңде.

400 мең сум күләмендә тагын өч Президент премиясе «Созвездие-Йолдызлык», Бөтендөнья татар конгрессының республика иҗтимагый фонды һәм «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасына бирелде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*