tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәре кысаларында җирле татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

Актив җитәкчеләре хәзерге вакытта Томск өлкәсендә берничә татар иҗтимагый оешмасы эшләве турында сөйләделәр. Монда татар вокаль-хореография коллективлары, яшьләр клубы, татар телен һәм традицияләрне өйрәнү буенча төрле балалар түгәрәкләре эшли.

«Татар мәдәнияте үзәге» иҗат коллективлары өлкәнең татар авылларына гастрольләр оештыралар. Ел саен Татар мәдәнияте көннәре, Татар мәдәнияте фестивале, милли көрәш буенча ярышлар, Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, Сабантуй уздыралар.

Әңгәмә барышында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан һәм Сергей Жвачкиннан Томск шәһәренең Татар бистәсенең («Заисток») тарихи кыяфәтен саклап калуда ярдәм сорадылар.

Рөстәм Миңнеханов җавап сүзендә билгеләп үткәнчә, татарлар Себер җирләрендә күптән яшиләр. Бүген Томск өлкәсендә 17 меңләп татар яши. «Без бу очрашуга чын күңелдән шатбыз. Татарстаннан еракта сез бер-берегез белән элемтәдә торасыз, матур концертлар оештырасыз, татар милли бәйрәмнәрен билгеләп үтәсез һәм йолаларны үтисез. Бу зур әһәмияткә ия», – диде Татарстан Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүген татарларның 30%тан артыграгы гына яши. «Россия буйлап йөргәндә һәм башка илләргә эш сәфәрләре барышында без якташларыбыз белән очрашырга һәм агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышырга тырышабыз», – диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, читтәге татарлар белән элемтәдә тору өчен  берничә проект гамәлгә ашырыла: татар телен Интернет челтәре аша дистанцион өйрәнү буенча «Ана теле» программасы эшләнгән, «ТНВ-Планета» халыкара татар каналы тапшырулар алып бара, «Татар иле» бөтендөнья татар социаль челтәре эшли.

«Томсктагы Татар бистәсенә килгәндә исә, республиканың тарихи-милли мирасны саклап калу буенча тәҗрибәсе зур. Без монда белгечләр җибәрербез һәм алар сезгә ярдәм күрсәтерләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Азакта Рөстәм Миңнеханов өлкә җитәкчелегенә җирле татарларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Жвачкин җирле Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгына багышланган концерт карадылар. Анда Татарстан Республикасы Президенты татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте,
Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*