tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки авылында күпер төзергә күрсәтмә бирде
Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки авылында күпер төзергә күрсәтмә бирде

Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки авылында күпер төзергә күрсәтмә бирде

Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки авылында күпер төзергә күрсәтмә бирде. Бөтенроссия татар эшмәкәрләренең пленар утырышында Әлки районы Түбән Әлки авылы эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов Татарстан Президентыннан күпер салуда ярдәм сорады.

Искәртеп үтик, кичә җыен делегатлары Әлки районында Дамир Шәйхетдиновның көнбагыштан май сыгу цехы белән танышты.

“Кичә кунаклар килде дә, “мәчетегез бармы?” дип сорады. “Бар безнең мәчетебез, әмма елганың икенче ягында. Күпер бик начар, анда чыгып булмый”, – дидем. Дөрестән дә, ул күпер авария хәлендә. Без абый белән барабыз да шул күпергә карап торабыз. Бөтен нәрсәне эшли беләбез, күпер төзи алмыйбыз. Мин, Рөстәм Миңнеханов сезне, руслар әйтмешли “вживую” беренче тапкыр күрәм. Шулай да сездән шул күперне төзүдә ярдәм сорыйм”, – диде эшмәкәр. – Әгәр бу эшне башкарып булса, күпер ачылышында бергә фотога төшеп, шул сурәтне үзебезнең иң күренә торган урынга элеп куяр идек”, – диде.

Дамир Шәйхетдинов мәчеткә чыгу өчен 20 метр озылыктагы, бер машина сыешлы  күпер кирәклеген искәртте.

Аның чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга мөрәҗәгать итте. “Ленар, фотога төшәсең килсә, күперне төзисең инде. Төзегез”, – дип күрсәтмә бирде.

Түбән Әлки авыл җирлегенә Түбән Әлки, Югары Әлки һәм Суыксу авыллары керә. Өч авылда 880 хуҗалык бар, 1281 кеше яши. Түбән Әлки авылында исә 280 хуҗалыкта 807 кеше көн күрә.

Түбән Әлки – Камал театры артисты Әсхәт Хисмәт, Югары Әлки – апалы-сеңелле театр артистлары Исламия Мәхмүтова һәм Рузия Мотыйгуллинаның туган авылы.

http://tatar-inform.tatar сайтыннан алынды

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*