tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ачылган һәйкәлгә үз бәясен бирде
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ачылган һәйкәлгә үз бәясен бирде

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ачылган һәйкәлгә үз бәясен бирде

Кичә, 7 сентябрьдә, Рөстәм Миңнеханов Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры каршындагы мәйданда скульптура ачылышында булды.

Һәйкәл Туфан Миңнуллин геройларын – карт белән аның оныгын сынландыра. Композициянең биеклеге ике метрдан артык. Проектның авторы – Казанның яшь скульпторы Артур Давыдов.

Исегезгә төшерик, яңартылган Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры Түбән Камада узган елның декабрь ахырында ачылды. Капиталь реконструкция март аеннан декабрь аена кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелде. Бина эчен бизәкләү эшләре башкарылды. Бинаның фасады, керү урыны, театрның эчке планировкасы тулысынча үзгәрде.

 tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*